Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ ЭКОЛОГИЯ БУЕНЧА АЧЫК ДӘРЕС

КАЗАН МЕДИЦИНА КӨЛЛИЯТЕНДӘ ЭКОЛОГИЯ БУЕНЧА АЧЫК ДӘРЕС

7 May 2024
20 апрельдә Казан медицина көллиятендә экология буенча ачык дәрес узды. Аның кысаларында шәкертләр әйләнә-тирә мохитне саклау темасына презентацияләр, докладлар һәм рәсемнәр белән чыгыш ясады.
Чараның иң якты мизгелләренең берсе – 6102 - о төркеме шәкертләре Галиәкбарова Диләрә, Дәүләтова Энҗе һәм Гомәров Ильяс чыгышы. Алар «Җир – безнең уртак йортыбыз» дип аталган видеоролик тәкъдим иттеләр. Анда урманнарны янгыннан саклау, агачларны законсыз кисү һәм кисеп ташланган урман мәйданнарында яшәүчеләрнең һәлак булу ихтималын ассызыкладылар. Шәкертләр шулай ук техноген катастрофаларның нинди һәлакәткә китерүенә игътибар итеп әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карау һәм аны пычратмау, чүп-чарны утильләштерү кагыйдәләрен үтәү һәм бәлагә тарыган хайваннарга һәм үсемлекләргә ярдәм күрсәтүнең мөһимлеген исбатлады.
Ачык дәрес башында кызыклы докладлар һәм презентацияләр дә яңгырады. Шәкертләр урманнарның һәм су ресурсларының экологик тигезлекне саклаудагы роле, шулай ук су пычрануының кеше организмына тәэсире турында фикер алышты. Казан шәһәрен яшелләндерү буенча чаралар, чүп-чарны эшкәртү һәм сортларга аеру мәсьәләләре, шулай ук аның әйләнә-тирә мохиткә йогынтысы каралды.
Шәкертләр табигатькә аңлы мөнәсәбәтнең мөһимлеген һәм аны саклау өчен чаралар күрү кирәклеген ассызыклады. Алар һәр кешене әйләнә – тирә мохитне саклау процессында актив катнашучы булырга чакыралар, безнең уртак йортыбызны – Җир планетасын сакларга булышалар.
Ачык экология дәресе шәкертләр өчен проблемага үз карашларын белдерү мөмкинлеге генә түгел, ә шәһәр халкын һәм гомумән җәмгыятьне әлеге проблеманы чишәргә чакыру да булды.