Нигез салына 1837 елда

Казан медицина көллияте

Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесе
ИНВАЛИДЛАР ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘНГӘН ЗАТЛАР АРАСЫНДА «АБИЛИМПИКС» ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТ

ИНВАЛИДЛАР ҺӘМ СӘЛАМӘТЛЕК МӨМКИНЛЕКЛӘРЕ ЧИКЛӘНГӘН ЗАТЛАР АРАСЫНДА «АБИЛИМПИКС» ҺӨНӘРИ ОСТАЛЫК БУЕНЧА ЧЕМПИОНАТ

7 May 2024
«Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының «Медицина һәм социаль карау» компетенциясе буенча инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты старт алды.
Чемпионатның баш эксперты итеп «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы Гарипова Айгөл Илдус кызы билгеләнде.
23 апрельдә ачылу тантанасы «Белгечләр» категориясе өчен узды.
Чемпионатта катнашучыларга сәламләү сүзе белән «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе директоры вазифаларын башкаручы Алексей Шулаев мөрәҗәгать итте. Күзәтүче сыйфатында Казан шәһәренең Россия тимер юллары медицина клиник хастаханәсенең баш шәфкать туташы Марина Беспалова чыгыш ясады.
Аннары чемпионатның кызыклы ярыш программасы узды.
Конкурсантларны бәяләгән экспертлар:
Борханова Елена Валериевна – «Казан медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы;
Кәбирова Камилә Викторовна – Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина университеты Медицина-фармацевтика көллияте укытучысы;
Агеева Елена Николаевна – «Түбән Кама медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы;
Чемпионат нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
1 урын – Аптрейкина Ольга Владимировна, «Түбән Кама медицина көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе укытучысы;
2 урын – Хәлилова Гүзәл Рәхим кызы, Казан шәһәренең Россия тимер юллары медицина клиник хастаханәсенең баш шәфкать туташы;
3 урын – Багаева Екатерина Владимировна, «Чистай үзәк хастаханәсе» дәүләт автоном учреждениесенең шәфкать туташы.